Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар әниләрен сагына»: Гөлназ Солтанова авыр хәлдә калган балалар белән клип төшергән

news_top_970_100
«Алар әниләрен сагына»: Гөлназ Солтанова авыр хәлдә калган балалар белән клип төшергән
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Солтанова русча җырга клип төшергән. Әлеге клипның бер үзенчәлеге бар – анда авыр гаиләләрдән булган балалар уйнаган.

«Тиздән яңа җырыма клип чыгачак. Анда төшкән балалар турында сөйләргә теләгән идем. Алар барысы да – Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары. Мин инде өченче ел анда өстәмә белем бирү буенча педагог булып эшлим. Күптән түгел «За тихою рекою» җырын яздырдык һәм клип төшерергә уйладык. 

Әлеге авыр тормыш ситуацияләре белән очрашкан балигъ булмаган балалар Татарстаннан түгел. Биредә бары тик малайлар тәрбияләнә. Кемдер монда бер, кемдер ике ел вакытын үткәрәчәк. Дөресен әйткәндә, алар – ташланган, әти-әниләре карамаган балалар. Кемнеңдер әти-әнисе дә юк, әбисе тәрбиясендә үскән, кайсыныңдыр әти-әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Андый тарихлар биредә бик күп.

Соңгы тарих безгә аеруча нык тәэсир итте. 12 яшьлек Виталикның авырлыгы нибары 30 килограмм. Ул – күп балалы гаиләдән. Виталик училищега кечкенә сеңлесенә памперслар, ипи һәм сөт урлаган өчен эләккән. «Минем листовкалар таратучы булып эшкә урнашасым килде, әмма мине беркем дә эшкә алырга теләмәде», – дип сөйли ул үзе. Без аны бик яратабыз.

Әлеге балалар барысы да әниләрен сагына… Әни турында җырлар тыңлаганда күз яшьләрен тыеп тора алмаганнары да бар. Нинди генә булса да, һәр балага әни кирәк. Безнең уку йорты бик яхшы, директор балаларны бик кайгырта. Аларны укыталар, физик яктан ныгыталар, футбол, хоккей, хәтта вокал түгәрәге эшли», – дип сөйләгән Гөлназ социаль челтәрләрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100