
Татар эстрадасы сәхнәсендә сирәк күренә торган Гөлназ Солтанова ирләргә җыр багышлаган. Ул «Асыл ирләр» дип атала.
Җырның сүзләрен «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева язган, ә көен Гөлназ Солтанова үзе иҗат иткән.
«Җиргә туа, яши, яшьни кеше,
Акыл туплый, һөнәр өйрәнә.
Булдыклылар, игелекле затлар,
Батыр ирләр һәрчак иярдә...»