
«Кайтабыз да китәбез» дигән җыры белән танылган Гөлназ Сираева үзеннән яшь, бер тапкыр да өйләнмәгән егеткә кияүгә чыкты. Шул сәбәпле, аңа карата тамашачыларның игътибары тагын да артты. «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова җырчы белән күпләр сөйләшергә яратмаган темаларга кагылды.
Безнең менталитет кайбер темаларны урап узу яклы. Син аны үзең дә сизәсеңдер. Мисал өчен, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, секс, бала табу, хатын-кыз чирләре булсын. Күптән түгел син социаль челтәргә бер видео куйдың. Анда син «бала таба алмау проблемасына дөрес бармаганмын икән, хәзер генә аны аңладым, үз-үзем белән эшли башладым» дидең. Безне караучылар арасында да андый охшаш вазгыятьтә калган кешеләр бардыр, минем әйләнә-тирәдә дә бар андый кешеләр. Алар да, бу видеоны карагач, миңа «мин дә әзер түгел икән, үз-үземне җәфалыйм икән» дип яздылар. Менә үз-үзеңне аңлау өчен нәрсәдән башларга кирәк?
Бездә медицина шулай оештырылган. Хатын-кыз 40 яшенә җитә икән, син бу вакытка кадәр бала тапмагансың икән…
«Әле балаң юкмени? Димәк, сиңа ЭКО ясатырга кирәк», – дип әйтәләр. Куркытып куялар. Паспорттагы яшькә карыйлар, сәламәтлегеңә карамыйлар. Минем очракта да шундый момент булды. 40ны уздым бит, ЭКО ясатып карарга кирәктер дип, бер омтылыш ясадым, әмма мин аны ахырына җиткерә алмадым. Шулай килеп чыкты.
Син бит бала табу белән проблема булганын яшермәдең, интервьюларда да бу сораудан баш тартмый идең. Бу хакта булачак ирең белән сөйләштеңме?
Әлбәттә! Бу – көн үзәгенә куелган беренче мәсьәлә иде. Мин үземә 20-30 яшь булмавын искәрттем. Мин бала алып кайтаммы, юкмы – 50/50 булуын әйттем. «Син әзерме шуңа? Безнең бала тумаса?» – дидем.
«Туа, туа», – диде ул.
«Ә тумаса? Күз алдына китер, безнең бала булмый. Ул вакытта нишлибез?» – дип сорадым.
«Ул вакытта икәүләшеп яшибез», – диде ирем.
«Син моңа ризамы?» – дип сорадым кабат-кабат.
«Риза!» – дип җавап бирде.
Ул – яшь егет, теләсә кайсы яшь кызга өйләнә ала. Күпме тели, шулкадәр баласы туа ала. Әмма бу – аның сайлавы. Кем белгән, Аллаһ ярдәменнән ташламас! Әле мин – бүгенге көндә репродуктив хатын-кыз. Бүгенге көндә өметләр өзелмәгән.
Синең тагын бер профессияң бар, ул – нумеролог.
Мин башта нумерологиягә ышанмадым. Аннары, ничек инде бер көнне туган кешеләрнең тормышы бертөрле була ала? Алар бит төрле гаиләдә тәрбияләнгән, дип уйладым. Бу юнәлешне дин дә өнәп бетерми инде. Очраклы рәвештә нумеролог белән очраштым. Ул минем туган көнемне сорап, тормышымны әйтеп бирде, хәтта диагнозларыма кадәр.
Ничек инде минем бала алып кайта алмавым датага бәйле икән? Мин моны белергә тиеш, дип укырга киттем. Нумерология күрсәткечләре буенча минем бала табу күрсәткечләрем аз. Үзебездән торганны эшлибез һәм Аллаһка тапшырабыз.