news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева ябыкканчы купальниктан төшкән фотоларын күрсәтте

news_top
Гөлназ Сираева ябыкканчы купальниктан төшкән фотоларын күрсәтте

Җырчы Гөлназ Сираева үзенә 56 килограммга хәтле ябыгу максаты куйган булган. Ел башында 71 килограмм авырлыкта булган җырчы, ел ахырына, чыннан да, 56 килограммга калган. Гөлназ, ябыкканчы, диңгез буенда купальниктан төшкән фотоларын һәм ел ахырына нинди нәҗитәләргә ирешкәнен күрсәтеп, халыкны да шаккатырган.

«Менә бу нәтиҗә, ичмасам», «Гөлназ, шәп! Матуркай», «Көчле рухлы кеше генә мондый нәтиҗәләргә ирешә ала», – дип яза аның язылучылары, җырчының ихтыяр көченә сокланып.

«56 килограмм түгел, 60 тирәсе», – дип, җырчы әйткән саннарга ышанмаучылар да табылган. Бер ханым исә ябыкканнан соң да купальниктагы фото таләп иткән. «Трикосыз гына күрсәтегез. Целлюлит кызыксындыра. Пляждагы фотогызда ярылып ятканга соравым», – дип язган ул аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар