Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева: «Вәгъдәмне үтәдем...»

news_top_970_100
Гөлназ Сираева: «Вәгъдәмне үтәдем...»

Җырчы Гөлназ Сираева, авылга кайтып, бик зур һәм саваплы эш башкарып – әнисенең кабер ташын яңасына алыштырып килгән.

«Бу көннәрдә вәгъдәмне үтәдем һәм бик канәгатьмен. Әнинең кабер ташын алыштырдык. Башта менә шундый иде (искесен күрсәтә). 20 ел элек куелган таш, чатнаган урыны да бар иде. Яңасына алыштырдык», – дип сөйли ул сторисларында.

Гөлназ Сираеваның әнисе Гөлүсә апа нибары 48 яшендә йөрәк авыруы белән китеп барган. Җырчы «ТНВ» каналында барган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында әнисен югалту – тормышындагы иң зур сынау булуы хакында сөйләгән иде.

«Әнинең йөрәге бик үк сәламәт булмаган инде. Аңа 48 яшендә инфаркт булды. Мин ул вакытта авылда идем, әти белән бәрәңге эшкәртә идек. Әни инфарктан соң хастаханәдә ята иде. Әтигә табиб «исән чыкмас инде» дип әйткән булган, әти миңа берни әйтмәде. «Реанимациядән палатага күчерделәр, хәзер терелә, 1-2 көннән өйгә чыгар», – дип уйлый идем.

Без бакчада чакта, әтинең энесе килде. Шуннан соң әти «әйдә, киттек, әниеңә начар булган» дип алып китте. Ул вакытта әни үлгән булган, алар миңа әйтмәде. Хастаханәгә барганда, белгән догаларымны укып бардым. Минзәлә хастаханәсенә килеп кердем, чабам, палатадан әнине эзли башладым, реанимациядәдер, дип уйлыйм. Миңа хуҗалык бүлмәсен күрсәтәләр. Ачып җибәрдем, әни идәндә ята, өстендә ак җәймә. Палатада урын юкмы икән, дип уйлыйм, әле шунда да аңламыйм үлгәнен. Җәймәне ачам, битләрен чәбәклим, миңа исән кебек бит ул. Һаман ышанмыйм, 48 яшендә йөрәк белән үлеп китү гадәти хәл түгел бит инде. Әти түзмәде, чыгып китте. Мин анда еладым да, әни белән сөйләштем дә инде. Ләкин берни эшләп булмый. Бу фактны кабул итү бик кыен», – дип сөйләде ул әнисез калуы турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100