Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева, «су яна» дип, янгын сүндерүчеләрне чакырырга күршеләренә йөгергән

news_top_970_100
Гөлназ Сираева, «су яна» дип, янгын сүндерүчеләрне чакырырга күршеләренә йөгергән
Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында татар эстрадасында «Кайтабыз да китәбез шул» җыры белән танылган Гөлназ Сираева кунак булган. Ул апа буларак җаваплы булуы турында сөйләде.

«Энем шулкадәр тиктормас, шук, нәрсә генә эшләми иде. Иптәш малаена «паяльная лампа»ны кабызып күрсәткән. Аннан чыккан ялкын күршеләрнең коймасына кадәр җиткән.

– Нишлисең? Сүндер! Яндырасың хәзер! – дип кычкырам.

«Паяльная лампа»ны сулы савытка ташлыйбыз. Безнең су янып утыра. Нәрсә бу, суга ташлагач сүнәргә тиеш бит. Су өстендәге бензин янып утыра инде. Безнең өйдә телефон да юк. Мин күршеләргә чабам, «су яна башлады» дип янгын сүндерүчеләр чакырырга. Безгә өйрәткәннәр бит инде, су сүндерә дип, монда сүндерми. Берәр нәрсә булса «ник карамадың, ник ул лампаны алган» дип миңа эләктерәләр бит инде. Мин үземне җаваплы тоям бит», – дип, хатирәләре белән уртаклашты җырчы.

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 13.20 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100