
Җырчы Гөлназ Сираеваның чынга ашмаган бик зур хыялы булуын күпләр белә. Артист инде күп еллар дәвамында әни булу хыялы белән янып яши. Аның бу турыда күп кенә әңгәмәләрдә һәм телевизон тапшыруларда ачылып сөйләгәне бар. Гөлназ һаман да яхшыга өметләнә һәм хастаханә юлларын таптавын дәвам итә. Бу юлы җырчы, яхшы табибка күренү өчен, Санкт-Петербург шәһәренә очкан.
«Репродуктологтан чыктым. Артык ышандырмадылар, ләкин өметне дә бөтенләй өзмәделәр.
Мин бу тикшеренүләрне инде 15 ел буе үтәм. Менә генетикага да барып җиттек.
Бик мәгънәле табибка туры килдем. Аның белән 1 сәгать буе сөйләшеп утырдык. Болай диде: «Бу – яки генетика (бу очракта берни дә үзгәртеп булмаячак), яки – гематология (ул очракта төзәтеп була)». Бу табибка эләгү өчен, Питерга махсус килдем.
Мин бу шәһәрне бик яратам. Ул кайчан минем өметләремне аклар икән…» – ди бүлешә Гөлназ Сираева үзенең сторисларында.