news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева нәрсәгә шаккаткан?

news_top
Гөлназ Сираева нәрсәгә шаккаткан?
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчысы, хәзер күбрәк психолог эшчәнлеге алып баручы Гөлназ Сираева Чиләбе өлкәсе Аркаим шәһәреннән кайтып килгәндә сатучысыз кибеткә кереп шаккаткан.

«Уникаль кибет, анда сатучы юк. Монда нәрсә генә юк! Монда барысы да ышанычка корылган. Монда алган товарның бәясен калькуляторда исәплисең, акча калдырасың, үзеңә үзең сдача бирәсең яки акча күчерәсең. Монда хәтта 1 мең акча да калдырылган почмак бар. Кемнең акчасы юк, алырга мөмкин, дип язылган. Монда барысын да сатып аласы килә. Кызлар, «текә» бит?!» – дип сөйли ул, кибет киштәләрендәге продукцияне күрсәтеп.

Видеода күренгәнчә, кибеттә үз-үзләренә хезмәт күрсәтүче сатып алучылар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар