Җырчы Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге дусларына эчен бушаткан. Ул авылдагы әтисенең сәламәтлеге какшау, аның даими игътибарга мохтаҗ булуы һәм, әнисенең вафатыннан соң, үз өстенә яткан җаваплылык турында сөйләгән.
«Әти куркытты бу көннәрдә. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде, хастаханәгә алып киттеләр. Анализлар, КТ, ЭКГ. Кичә ашыгыч рәвештә авылга кайтып киттем. Хәзер инде әтинең хәле түзәрлек.
2004 елдан, әни үлгәннән бирле минем әле тыныч кына яшәгәнем юк. Минем өстемә бик зур җаваплылык ятты. Психологиядә «өлкән кыз – гаиләдәге ир-ат ул» дигән төшенчә бар. Минем очракта нәкъ шулай», – ди Гөлназ.
Җырчы инде күптән әтисенең төп таянычы, терәге һәм кайгыртучы фәрештәсе.
«Әни үлгәннән бирле мин әтинең кечкенә кызы түгел. Ул минем канатым астында. Кайгырту да, игътибар да, өйне тәртиптә тоту да, яңа капка, тәрәзәләр кую, мунча төзү дә, өйгә газ үткәрү дә минем өстемдә. Мин барысын да булдыра алам, әмма, кайвакыт, үземә һәм гаиләмә ресурслар калмый.
Мин ул 2004 елда ничек исән калдым икән? Әни вафат булгач, әти корбан роленә керде, эштән китте. Әнинең әнисе (әбием) Альцгеймер авыруы белән ятты һәм аның артыннан карарга башка балалары юк иде. Бертуган абыем начар компания белән бәйләнеп, 27 яшендә вафат булды», – дип искә ала ул.
Шушы коточкыч фаҗигаләр фонында да яшь җырчы иҗатны ташламаган. «Әле мин бу чорда җырчы карьерамны төзергә дә өлгердем. 2006 елда «Кайтабыз» җырын чыгардым һәм сез мине канәгать рәвештә клипта күрдегез», – дип тәмамлаган сүзен Гөлназ Сираева.