Гөлназ Сираева күңелен бушаткан: «Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат ...»
Җырчы Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә эче пошып, социаль челтәрдәге дусларына эчен бушаткан. Барысы да җырчының, авылга кайткач, аш бүлмәсендә үлгән тычкан табып алуыннан башланган.
«Кичә чак кына аңымны югалтмадым. Менә шуның өчен мин авылны яратмыйм да инде. Аш бүлмәсендә ята...
Монда иртәгәгә кадәр калырга уйлаган идем. Күргәннәремнән соң, булдыра алмам. Ашый да, эчә дә алмыйм, мин бик җирәнәм.
Әгәр дә кем дә булса минем тормышны Бали, Дубай, диңгез-океаннар гына дип уйласа, ялгыша. Минем тормышта төрлесе бар. Күңелле яшибез, кыскасы, моңаерга вакыт юк.
Мунча яктым, әтинең керләрен юам. Миннән 300 чакрым ераклыкта ялгыз яшәүче әти – гади генә тарих түгел.
Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә… Менә ул өйдә утыра, әле бер, әле икенче күрше керә, «хәлен белергә», имеш. Сез аңладыгыз, әйеме, сүзнең нәрсә турында баруын.
Ә аннан соң мин кайтам… Монда нинди генә ят исләр юк… Ә миңа барысын да җыештырырга кирәк.
Авылга әниләренең пирогларын ашарга кайтучыларга кызыгам… Мин бит җыештыручы сыйфатында гына кайтам», – дип, хисләре белән уртаклашкан Гөлназ Сираева.