Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева күңелен бушаткан: «Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат ...»

news_top_970_100
Гөлназ Сираева күңелен бушаткан: «Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат ...»
социаль челтәрләр

Җырчы Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә эче пошып, социаль челтәрдәге дусларына эчен бушаткан. Барысы да җырчының, авылга кайткач, аш бүлмәсендә үлгән тычкан табып алуыннан башланган.

«Кичә чак кына аңымны югалтмадым. Менә шуның өчен мин авылны яратмыйм да инде. Аш бүлмәсендә ята...

Монда иртәгәгә кадәр калырга уйлаган идем. Күргәннәремнән соң, булдыра алмам. Ашый да, эчә дә алмыйм, мин бик җирәнәм.

Әгәр дә кем дә булса минем тормышны Бали, Дубай, диңгез-океаннар гына дип уйласа, ялгыша. Минем тормышта төрлесе бар. Күңелле яшибез, кыскасы, моңаерга вакыт юк.

Мунча яктым, әтинең керләрен юам. Миннән 300 чакрым ераклыкта ялгыз яшәүче әти – гади генә тарих түгел.

Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә… Менә ул өйдә утыра, әле бер, әле икенче күрше керә, «хәлен белергә», имеш. Сез аңладыгыз, әйеме, сүзнең нәрсә турында баруын.

Ә аннан соң мин кайтам… Монда нинди генә ят исләр юк… Ә миңа барысын да җыештырырга кирәк.

Авылга әниләренең пирогларын ашарга кайтучыларга кызыгам… Мин бит җыештыручы сыйфатында гына кайтам», – дип, хисләре белән уртаклашкан Гөлназ Сираева.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 июль 2024
    Исемсез
    Бу артисмы, кемме, болай да белми идем инде. Мондый баланы беркемгә дә теләмим...
  • 19 июль 2024
    Исемсез
    Шулай инде ул. Башта пирог яшәргә кайтасын, аннары менэ шундый вакыт житэ. Менэ мин дэ алып килдем карарга, 85 яшь, йорми, деменция, үзе яныннан беркая жибэрми. Урамга чыгып киту түгел, кухняга чыгып китсэм дэ чакыра башлый.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100