news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева елый: «Тормыш балалар тугач кына башлана...»

news_top

Җырчы Гөлназ Сираева шушы көннәрдә генә, табибларга күренү өчен, Санкт-Петербург шәһәренә баруы турында язган иде. Соңгы вакытта Гөлназ үзенең язылучылары белән ачык мөнәсәбәтләрдә. Репродуктологта булуын белгәч, артистка бик күп юату сүзләре язганнар, бу постка кайтавазлар күп булган. Гөлназ дусларына тагын да ачылырга уйлап, үксеп елый-елый, күңелендә йөрткән хисләрен дә сөйләгән, видео яздырып куйган.

«Күңелем түрендәге хисләр… Кайвакыт мин әле яши дә башламадым сыман тоела. Минемчә, тулы канлы тормыш бары тик балалар тугач кына башлана. Ә мин яши башларга әзерләнәм дә әзерләнәм. Инде 20 ел буе….

Әйе, мине күпләр аңламый. «Тормышның рәхәтен татып кал, кайфуй, моның өчен бөтен мөмкинлекләрең дә бар», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин мин йөрәгемне алдый алмыйм. Минем тормышымда иң мөһим кешем – балам юк», – дип белдергән үз хисләрен Гөлназ.

«Гөлназ, Аллаһ боерса, булачак синең бәбиең. Мин дә бик озак сорадым, һәм бу хыялым чынга ашты», «Туасы җан булса, ул синнән һәм миннән сорап тормас», «Аллаһым иң дөрес юлларны ачып җибәрсен иде», «Килер ул көн, Гөлназ. Менә шулай бәхеттән, сөенечеңнән елап, безне дә куандырырсың әле», – дип, тынычландыра, хәленә керә аның язылучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар