Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева аерылган ире турында: «Бала булмау – аның өчен авыр тема булды димәс идем»

news_top_970_100
Гөлназ Сираева аерылган ире турында: «Бала булмау – аның өчен авыр тема булды димәс идем»
Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасында «Кайтабыз да китәбез шул» җыры белән танылган Гөлназ Сираева «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунак булган. Ул гаилә коруы, аерылышуы турында сөйләде.

«Әтинең туган авылыннан Алмаз исемле егеткә чыктым. 16 яшьтән очрашып йөрдек. Аның белән инде без аерылыштык, кушылдык, аннары тагын аерылыштык, кабат кушылдык. Өйләнешеп куйдык, 12 ел яшәдек тә тагын аерылыштык.

Мин һәрвакыт Казанга тартылдым, беренче сәбәп шул. Ул Чаллыда яшәде, китәсе килмәде, әти-әнисе дә өлкәннәр иде, төпчек бала буларак, аларны калдырып китәсе килмәде. Ул гына түгелдер. Безнең өчен авыр тема – бала булмау. Мин уйлыйм инде, ул вакытта безнең бала туса, без бергә яшәгән булыр идек. Алай дисәң, 12 елда балалары булган парлар да аерылышты инде.

Без авыр вакытта кушылдык, әни үлгән ел иде. Аның да эше белән билгесез, төпле, рәтле эше юк иде, минем дә тегендә-монда ачка үлмәслек кенә акча эшләп йөргән вакыт. Бергәләп «утны-суны кичтек». Бер-беребезгә терәк тә булдык, бер-беребезне өйрәттек тә инде. Аннары мин үз юлымны ярдым, таптым, ул да тапты.

Бала булмау – аның өчен авыр тема булды, димәс идем. Ул яшәү турында кайгыртты. Фатир, машина, акча булсын, дип тырышты. 30 яшькә кадәр өметләнәсең, көтәсең бит инде. Хәзер, еллар узгач, бала турындагы сорауга фәлсәфи карыйм. Ул вакытта үзеңне кимчелекле, кешедән ким тоясың, ир янында гаепле булу да бардыр. Бу хәлне үзе кичергән кеше генә тирән аңлый инде.

Мин Казанда фатир алдым. Берара мин Казанда яши башладым. Чаллыга азрак кайттым. Ул мине гаепләми иде, миңа Казанда яхшы икәнне аңлый иде. Аерылышу – безнең уртак фикер. Әлбәттә, аерылышу җиңел булмады. Дөрес карармы-юкмы дигән уйланулар, шикләнүләр булды», – дип сөйләде җырчы.

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 17.19 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100