Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗановага ире Илсур: «Бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыга алмыйсың!»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗановага ире Илсур: «Бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыга алмыйсың!»
Рамил Гали

Шушы көннәрдә җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның үз куышларына күченеп яши башлаган күңелле мәшәкатьле мизгелләре. Аларның гаилә коруларына 8 ел гомер узган икән инде. Гөлназ Илсур белән мөнәсәбәтләре кабынган елларны социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә алган һәм туй, никах көннәреннән истәлекле фотолары белән дә уртаклашкан.

Әлеге дуэтның алдан да әйткәне булды, алар очрагында, гадәттәгечә, егет кызга, бергә булырга дип, тәкъдим ясамаган, ә киресенчә, Гөлназ Илсурга: «Бәлки, никах укытып алырбыз?» – дигән. Шуннан Илсур: «Ярар», – дип әйткәнен сизми дә калган. Никах 2014 елның 1 июнендә Гөлназның туган җирендә – Азнакайда әбисенең фатирында узган. Туйны исә алар, үз көчләре белән, шул елның сентябрендә үткәргәннәр. 

«2014 ел. Гастрольләр белән чыгып киткәндә, менә шушы егет арабызда иң «выскочка»сы иде, кыскасы, уф... Гел акыл өйрәтә, карта уйнаганда һәрвакыт ул гына җиңәргә тиеш иде...

Бервакыт без аның белән шундый каты итеп эләгешеп киттек тә, ул, бөтен шәхси кысаларны җимереп: «Син бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыга алмыйсың!» – диде. Ул вакытта миңа инде 25 яшь иде, нык ачу килде», – дип искә алган ул чакларны бүген Гөлназ һәм сәхнәдәге чыгышлары вакытыннан бер фото куйган. Ләкин ул янәшәсендәге ир-егетнең йөзен «смайлик» белән каплаган. «Шушы егет»нең кем икәнен чамаларга кушкан.

Билгеле, Гөлназның виртуаль дуслары аның янәшәсендәге кешене бик тиз танып алганнар. «Әлеге егет хәзер ирегез инде», «Илсур гәүдәсе», – дип язганнар. «Тямаев, әлбәттә», – дип шаярткан берәү.

«Илсур да «выскочка» була ала микән, бигрәк йомшак бит ул», – дип, Гөлназның сүзләре белән килешмәүче дә булган.

Фотолар: Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси аккаунтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100