Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗановага Фәрит Мөхәммәтшин: «Сынап та караганнар сине»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗановага Фәрит Мөхәммәтшин: «Сынап та караганнар сине»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Шәрипҗанова Татарстан Халыклар ассамблеясының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аны җырчыга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. Гөлназ, сәхнәгә чыккач, Фәрит Мөхәммәтшинга үзен 10 ел эчендә беренче тапкыр бүләкләүләре турында әйтергә өлгергән. Дәүләт Советы рәисе исә, бүләкләү тантанасын туктатып: «Ун ел эшләп, беренче тапкыр бирделәр, ди. Сынап та караганнар сине»,  – дип шаярткан.

«Шундый көннәрне дә күрергә насыйп булган. Эшемне бәяләгән өчен зур рәхмәт. Соңгысы булмас, бу әле – башы гына», – дип яза Гөлназ, фото-видеолар белән бүлешеп. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100