Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗановадан «коймактан капчык» рецепты

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗановадан «коймактан капчык» рецепты
Фото: Абдул Фәрхан/"Татар-информ"

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова социаль челтрәдәге сәхифәсендә «коймактан капчык» рецепты белән уртаклашкан.

Коймак камыры «3 стакан» дип атала. 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 1 стакан кефир яки сөт, 1 стакан он, 1 стакан кайнар су кирәк була.

Ингредиентларны бергә кушып камыр ясарга һәм табада юка коймаклар пешерергә.

Эчлек өчен тавык түше, шампиньон гөмбәсе, суган, тоз, борыч, кирәк була. Шулай ук сөт өсте яки сыр өстәргә мөмкин.

Тавык түшен шакмаклап турап кыздырып алырга, шампиньон белән суганны шулай ук кыздырырга, барысын бергә кушып, шул массага сөт өсте салып болгатырга яки сыр уарга мөмкин. Бу массаны 2-3 минут ут өстендә тотып алырга, болгаткалап торырга.

Аннары коймакка эчлекне салып, «капчык» сыман формалаштырырга, авызын «косичка» сыр белән бәйләп куярга.

Табынга куярга бик матур һәм тәмле кабымлык була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100