news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова зарлана: «Авылда эшнең бетәсе юк, эшләп кенә булмый»

news_top

Гөлназ Шәрипҗанова бүгенге көндә бик тә актуаль булган видео төшереп урнаштырды. Ул аны: «Авылга кайткан «уңган килен» сериясеннән», - дип атаган.

Гөлназ авылда бала коляскасын тибрәтә-тибрәтә, кояшта кызынып утыра. Үзе рәхәтләнеп чиләгеннән генә бакча җиләге сыпыра. Артист авылда эш күплегенә дә зарланырга өлгерә.

Авылда эшнең һич тә бетәсе юк инде, юк. Бәрәңгене чүп баскан, әле аны күмәсе дә бар. Суган түтәлләрен утыйсы бар. Бәрәңгене агулап чыгарга кирәк. Кәбестәне дә агулыйсы бар. Урманда каен җиләге җитешкән, ди. Аны да җыясы бар әле. Тавык лапасындагы чүпләрне дә түгәсе бар әле. Авылда эшнең бетәсе юк, әйеме, кызым, – дип сөйли-сөйли дә, видеоның ахырын: «Эшләп кенә булмый», – дип йомгаклый ул.

Сездә дә шулай «эшләп булмаган» эшләр күп җыелдымы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар