
Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә ял итә. Җырлы гаилә яллардан кайнар фото-видеолар белән дә уртаклашып бара.
Алар суда «Әллә мин, әллә син» җырын башкара. Илсур тыйнак – ак күлмәк һәм шорты кигән. Гөлназ купальник өстеннән кигән ак күлмәкне төймәләп тормаган, көчле җил күлмәкне очырып, җырчының зифа буй-сынын ача.
Шәрипҗановлар бер ялларында шундыйрак видео төшергән иде. Бу уңайдан Фирдүс Тямаев та шелтә белдерде.
«Трусиктан төшмиләр инде, оятың юк икән синең», – дип язган иде ул, тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын искәртеп. Ул вакытта Фирдүскә кушылып, Гөлназ Шәрипҗановага: «Әдәп саклап, шортик булса да кигән булсагыз, ичмасам», «Күрсәтәсе килә бит инде», – дип язганнар иде.