Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова якын кешесе белән хастаханә юлларында йөри

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова якын кешесе белән хастаханә юлларында йөри
социаль челтәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова бу көннәрдә бабасы белән хастаханә юлларын таптарга мәҗбүр булган. Аның якын кешесенә катлаулы операция ясаганнар. Бу хакта ул сторисларында сөйли. Җырчы бабасына операция ясаудан баш тарткан Әлмәт табиблары турында да әйтеп ала. Бабай Казанга килеп кенә яхшы табиблар кулына эләгә алган.

«Бабайның операциясе уңышлы узды. Моннан 1 ел элек, хәле начарлана башлагач, бабай шланг йотты, УЗИ ясады һәм аның ашказанында 2 шеш таптылар. Әби белән бабай Азнакай – Әлмәт юлын күп таптадылар. Әлмәттән аны «без сезгә операция дә ясамыйбыз, химия дә бирмибез, чөнки йөрәгегез белән проблема бар» дип кайтарганнар. Менә шундый диагноз. Ярар, йөрәк белән проблемалар бар, ди, әмма бабайга 79 яшь, йөрәктә «тавыш» булуы болай да аңлашыла.

Казанга килгәч, без бик тә яхшы табиб, үз эшенең остасы, үзе дә онкология аша узган кардиолог Гапар Луиза Мөнир кызы кулына эләктек. Ул безне карады да дарулар белән дәвалану билгеләде. Әгәр дә хәле яхшырып китсә, операциягә рөхсәт бирәм, диде.

Без, аның киңәшләрен тотып, дарулар эчтек, ЭКГ, УЗИ ясадык һәм уңай нәтиҗәләр күреп, кардиолог операциягә рөхсәт бирде. Операция алдыннан тагын 1 тапкыр шланг йотарга кирәк иде. Шланг йотканда кан да булды. Шуңа күрә операцияне кичектермичә ясадылар. Табиблар аңа алга таба яшәү мөмкинлеге бирде, Аллага шөкер», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100