Гөлназ Шәрипҗанова белән бер бәйрәмдә күңелсез хәл булган. Җырчы үзен үпкәләткән һәм сәламәтлегенә зыян китергән хәл турында социаль челтәрдә сөйли.
Шаярту килеп чыкмады, дип атала бу. Без кичә бәйрәмдә булдык. Чәй, торт чыгардылар. Мин өстәл янына килдем, урындыкка утырмакчы идем. Шул вакытта бер танышыбыз, дустыбыз минем күт астыннан урындыкны тартып ала, һәм мин гөрселдәп идәнгә егылам. Сул як күт бите белән идәнгә барып төштем, ул як катты һәм җибәрми. Эчтә мускул тартылдымы, нәрсә булгандыр.
Миндә үпкә туды. Нишләп мин? Нишләп минем урындык? Мин аның үзеннән дә миллион тапкыр сорадым. Ул миллион тапкыр гафу үтенде, өйгә чәчәкләр белән килде.
Ул вакытта бөтен кеше күреп торды. Мин матур, ачык аркалы күлмәк, үкчәле туфлидан идем…
Мин аңлыйм: кеше бераз эчкән. Үзе дә аңламастан шаяртырга булган. Мин билемә барып төшкән булсам? Мин бала көтә торган булсам? Бәлки, умыртка баганасы белән проблемалар бардыр?... Ничектер шаярыр алдыннан миллион тапкыр уйлагыз, – дип сөйли ул.