Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова травмпунктта: «Бу бернинди кысаларга да сыймый»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова травмпунктта: «Бу бернинди кысаларга да сыймый»
видеодан скриншот

Балалары белән аквапаркта ял иткәндә, Гөлназ Шәрипҗанова аяк бармакларын имгәткән. Җитмәгәненә, травмпункт юлларын таптаганда, кәефен төшерә торган күренешкә тап булган. Чиратта утырырга теләмәгән пациентлар хастаханәдә тулы бер «сериал» куйганнар.

«Бл…», – дип, травмпункттан сүгенеп куйган фотосын күреп, җырчыга «подписчик»лары яза башлаган булса кирәк.

Минем өчен борчыласы түгел. Барысы да яхшы, – дип тынычландырган аларны җырчы. – Аквапаркта аяк бармакларымны сындырдым дип уйлаган идем, чөнки сызлыйлар. Сынмаган икәнлегенә инаныр өчен травмпунктка килдем. Әмма мине башкасына җибәрделәр, янәсе, анда рентген эшләми. Рентген эшләмәгәч, травмпункт нәрсәгә икән ул?

Менә шунда башланды инде. Без пациентлар белән башы, кульминациясе һәм эмоцияләрдән торган фейерверкы булган искиткеч «сериал» карадык, – дип сөйли Гөлназ һәм хастаханә хәлләрен кыска гына видео аша күрсәтә.

Табиб профессиясен хөрмәт итәм. Бу кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары бернинди кысаларга да сыймый. Алар чиратта 20 минут та утырмадылар. Ни өчен шулай озак кабул итүләренең сәбәпләрен дә ачыкламыйча (бер генә табиб эшли, ул талпан кадалган кешеләрне дә, сынуларны да карый), ялган юл белән хастаханәгә үтеп керделәр дә менә шулай кычкыра башладылар. Үзләрен бик ямьсез тоттылар. Әлбәттә, бернинди дә нәтиҗәләргә ирешә алмадылар. Аңлавымча, алар әле казанлылар да түгел, ә Мәскәүдән килгән туристлар. Ахырдан миңа кечкенә уллары белән чиратта утырган әти-әниләр алдында оят булды. Ул бала барысын да ишетеп торды.

Дуслар, үз-үзебезне алай тотарга ярамый. Әйе, чиратта утырырга туры килә. Мине кабул иттеләр, барысы да әйбәт.

Барыбыз да үз эше белән шөгыльләнә. Мин үземне шул табиб урынына куеп карадым. Ничек түзеп торды, ул мужикка берне китереп бирмәде икән, – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100