Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар бу көннәрдә Төмәндә гастрольдә булды. Җырчы Төмән өлкәсендә экскурсиядә дә йөргән.
«Безнең йөртүче һәм гид – Фәрит абый. Төмән өлкәсендә татар авыллары күп. Кайбер авылларда татарлар барлык халыкның 50 процентын, ә кайбер районнарда 70 процентын тәкшил итә икән. Фәрит абый – ул үзе туристлык агентлыгы җитәкчесе. Төмән халкын автобусына утыртып, Дагыстанга, Абхазиягә, Таулы Алтайга алып бара. Шулай ук Татарстанга – Актанышка һәм Мөслимгә дә йөртә икән. Актанышта кайда ял итеп була? – дип сорый Илсур», – дип сөйли җырчы.
«Мәчетләргә, татар лицеена, Әлфия апа Авзалова музеена керәбез», – дип сөйли Төмән гиды.
«Фәрит абый, сез җырчы Зөфәр Билаловка охшаганыгызны беләсезме?» – дип сорый Гөлназ Шәрипҗанова.
«Билаловка? Әйе, миңа ничә тапкыр бу хакта әйткәннәре бар», – ди ул.