Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова Сабан туе мәйданына авыл советы рәисе машинасында сүгенеп барган

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова Сабан туе мәйданына авыл советы рәисе машинасында сүгенеп барган
Фото: Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны Балтач районы Көшкәтбаш авылына Сабан туена чакырганнар. Тик яңгыр юлны юу сәбәпле, иҗади гаилә Сабан туе мәйданына тиз генә барып җитә алмаган. Алар юл кырыенда машинада «Сабан туе булырмы, кичектерелерме» дип аптырап утырган. Башкалар да басу юлына җиңел машиналар белән керергә шикләнеп тора, юл кырыенда җыелып торалар. Шулай ук җәяү барырга да ашкынмыйлар.

Җырчыларны Сабан туе мәйданына авыл советы рәисе алып барырга булган. «Авыл советы рәисләренә тикмәгә «Нива» бирмиләр инде», – дип язган Гөлназ. Аннары ул егетләр белән сөйләшеп бара.

– Ниһаять, без кузгалдык. Сабантуй шушындыйрак. Сезнең печкагыз каты эшли бугай?

– Машина кыза.

– Шушы егетләр алып барып куябыз диде дә инде.

Басу юлында «Нива»ны нык итеп сикертә, шул вакытта җырчы сүгенеп куя. «Сүгенмәгез инде», – ди егетләрнең берсе. Гөлназ рәхәтләнеп көлә, үзе гафу үтенә.

Җырчылар яңгыр сибәләп торган килеш чыгыш ясый. 1 сәгатьтән кояш чыга, шулай итеп, Сабан туе гөрләп узып та киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100