Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм тәмам – Гөлназ Шәрипҗанова моторлы пычкы белән утын кисә

news_top_970_100
Бәйрәм тәмам – Гөлназ Шәрипҗанова моторлы пычкы белән утын кисә
Фото: видеодан скриншот

Кичә 8 Март бәйрәме уңаеннан барлык социаль челтәрләр чәчәкләр белән тулды. Бигрәк тә лаләләргә күп игътибар бирелде. Хатын-кызлар үзләренең матур фотолары белән уртаклашты.

Җырчы һәм алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова да лалә тулы бүлмәдә кызы һәм әнисе белән төшкән видео урнаштырды. «Комментарийларга әбиләрегезнең исемнәрен языгыз, матур исемнәрне туплыйк әле», – дип, ул язылучыларын да активлаштырган.

Ә кичкә таба инде Гөлназ, назлы хатын-кызның бөтен эшкә дә алына алуын күрсәтеп, тагын бер видео керткән. Монда инде эш киеменә киенгән авыл кызы моторлы пычкы белән утын кисә. «Булдырасың!» – дип комментарий калдырган ир-ат язылучысы.

Менә шундый инде ул татар хатын-кызлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100