Иҗади гаилә – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановалар социаль челтәрләрдә куанычлы яңалык белән уртаклаша. Алар тагын бер фатир сатып алганнар.
«Бүген тагын бәйрәм. Без кулыбызга яңа фатирыбызның ачкычын алдык. Икенче ипотека, тагын 30 елга!» – дип яза ул.
Сторисларыннан аңлашылганча, гаилә әлеге күчемсез милекне үзләре яшәү өчен түгел, инвестиция максатларында сатып алган.