Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова кечкенә улыннан гафу үтенә: «Балам, әти-әниләрне сайлап алмыйлар»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова кечкенә улыннан гафу үтенә: «Балам, әти-әниләрне сайлап алмыйлар»
Фото: © социаль челтәрләр

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар быел улларының Яңа ел бәйрәмендә була алмаган. Моның сәбәпләре хакында Гөлназ, тәфсилләп, сторисларында аңлата.

«Безнең кечкенә Кар бабаебызның Яңа ел бәйрәме узды. Ул аны үзе генә булдырып чыкты! Ул бәйрәмгә беркем дә килә алмаячагын белде. Гафу ит, балам, тик әти-әниләрне сайлап алмыйлар. Алда әле тагын бик күп матур бәйрәмнәрең узар, һәм без синең янәшәңдә булырбыз», – дип гафу үтенгән Гөлназ улы Минтимердән.

Бу көнне Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар Мөслимдә мәҗлес алып барган. Һава торышы начарланып китү сәбәпле, алар анда төрле маҗаралы хәлләргә юлыгып барып җиткәннәр.

«Иртәдән барысы да начар башланды. Баланың көтеп алган бәйрәмен калдырырга туры килде. Ноутбукны өйдә онытып калдырганбыз. Шәһәрдә бөкеләр булганга, Илсур аның артыннан трамвайда кайтып китте. Мин инде соңга калачагыбызны аңлап, үзебезгә алмаш эзли башладым.

Нәтиҗәдә без мәҗлескә 6 сәгать кайттык. Әмма өлгердек. Хәзер инде кире Казанга кайтып барабыз. Юлларда бик күп аварияләр, Аллам сакласын.

Без баланың бәйрәмен калдырып, Илсурның сәламәтлеген куркыныч астына куеп (ул инде өченче көн парацетомолда) бардык бу чарага. Чөнки кешеләрне уңайсыз хәлдә калдыра алмыйбыз.

Бу роликта Илсур инде чирли. Әмма аңа чирләү хокукын беркем дә бирмәгән.

Ә монысы – һәр көнне авыру балалар белән кочаклашып йоклаучы мин. Аллаһка шөкер», – дип, биеп тәмамлаган сүзен Гөлназ Шәрипҗанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100