Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова ирен чүлмәк ватарга өйрәтә: «Күкәй! Кая бара! Бу кеше белән 9 ел яшим»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова ирен чүлмәк ватарга өйрәтә: «Күкәй! Кая бара! Бу кеше белән 9 ел яшим»
архив

Әтнә районы Күңгәр авылы Сабан туен Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барды. Якындагы авылларда да Сабан туе булу сәбәпле, бәйрәмдә халык әллә ни күп түгел иде. Шулай да Шәрипҗановлар мәйданны кыздыра алды.

«Бүгенге Сабан туеның көтүчесе – Гөлназ», – диде Илсур, Гөлназның аздан гына җиргә тимәгән толымын чыбыркы сыман итеп болгавына ишарәләп.

Алар халыкка дәртле җырларын һәм сикереп-сикереп биюләрен бүләк итте. Шул арада икәүләп җырлап, мәйдан әйләнгәндә, Гөлназ авыш колгага да менде. Алай-болай егылса дип, бер яктан Илсур күтәреп алырга әзер булып торса, икенче якта Рүзәл исемле абый тора иде. Илсур Рүзәл абыйга ышанып китеп барды, Гөлназ, ире рөхсәте белән, Рүзәл абый кочагына килеп төште.

Ул арада балалар уенчык кисәргә, чүлмәк ватарга тезелеп басты. Чират шактый зууур… Кайбер балалар чүлмәк ватуның ни икәнлеген белми, әмма бүләк алу теләге көчле, чиратка баскан. Күзләрен яулык белән бәйләгәч, «хәзер нәрсә эшләргә» дип аптырап сораучылар булды. 

Шул арада кыр батырын бүләкләделәр. Кыр батырына дигән тәкә бик зур иде, аны батырга тагын 3 ир-ат күтәреште. Алар бишәүләп мәйдан әйләнде.

 

 

Илсур Шәрипҗанов олылар арасында үткәрелгән чүлмәк вату уенына яңалык кертергә булды. Ул беренче итеп чүлмәккә 100 сум салды, һәр уенда катнашучыда да шулай эшләргә тиеш иде. Әмма халыкның барлык акчасы – картада. Шуннан кемдер кесәсеннән 15 сум эзләп тапты, алып баручы аңа да риза булды. Җиңгән кеше чүлмәктә җыелган акчаны ала барырга тиеш һәм шуңа өстәп бүләк тә бирелә. Беренче булып чүлмәкне Илсур үзе ватарга булды, әмма чүлмәктән бөтенләй икенче якка китеп, шундый каты итеп сукты ки, чүлмәк вата торган таяк уен башланганчы сынды да.

«Сулга, кая бара инде. Күкәй! Кая бара. Сулга борыл, дим, хәзер – уңга. Әйдә, бар. Бу кеше белән мин 9 ел яшим инде...» – дип, ярдәм итәргә килгән Гөлназ борылып китеп барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100