Җырчы Илсур Шәрипҗанов Хәния Фәрхи репертуарыннан «Балан» җырын яздырган. Җырның сүз авторы – Марат Кәбиров. Көен Ризван Хәкимов иҗат иткән. Тормыш иптәшенең иҗат җимешен Гөлназ Шәрипҗанова үзенең сәхифәсенә урнаштырды.
«Яраттыгыз Илсурның җырын… Әллә үзен. Яшь, чибәр кызлар яза башлады», – ди ул, шаяртып.
Җырны аларның язылучылары да яратып кабул иткән. «Күз яшьләрсез тыңлап булмый. Әнкәемә бик тә җибәрер идем», «Җыры да, җырлаучысы да искиткеч», «Шәп җыр, шәп башкару», «Улым, тавышың йөрәккә кереп ята. Зур уңышлар, саулык-сәламәтлек сиңа», «Җырлавыңны радиодан ишеттем. Башта кем икәнеңне аңламый тордым. Кушымта аша сорарга туры килде. Барлык җырларың да шәп, монысы аеруча шәп чыккан», – диләр аңа.
Артист әлеге җырның премьерасын «Әниләр һәм бәбиләр» концертында яңгыратачак.