news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсурның сүзеннән башка бернәрсә дә эшли алмыйм»

news_top
Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсурның сүзеннән башка бернәрсә дә эшли алмыйм»
Фото: © «Татар-информ»

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановалар гаиләсендә кем баш? Кем барысы белән дә идарә итә, җитди карарлар кабул итә? Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанова «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.

«Сезнең гаиләдә эшләр күбрәк син дигәнчә барамы?» – дигән сорауга Гөлназ болай дип җавап кайтарган:

Гомумән, юк. Мин Илсурның сүзеннән башка бернәрсә дә эшли алмыйм. Сәхнәдә башкача күренә инде ул, әйе, мин – ут, Илсур аз гына сүрәнрәк. Ләкин Илсур йолдызнамә буенча – чаян. Туктале, Илсур нәрсә әйтер? Туктале, Илсур белән сөйләшергә, аның фикерен белергә кирәк бит, дип кенә торам, – дигән җырчы.

Гөлназ Шәрипҗанова сүзләренчә, гаилә дуэтының иҗаттагы уңышларында да Илсур өлеше бик зур.

Әле, бәлки, белмисездер, иҗатта безнең бөтен җырлар – Илсур туплаган репертуар. Ул шигырьләр эзли, аларны композиторга, аранжировкалар ясаучыга бирә, – дип сөйләнгән Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар