Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсурның мине яңаклавыннан аңыма килдем...»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсурның мине яңаклавыннан аңыма килдем...»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Төркиягә ял итәргә киткәннәр. Ләкин көзге ял җырчылар өчен бик куркыныч башланган. Чөнки Гөлназ самолетта аңын югалтып егылган. Әлеге вакыйга турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. 

«Йоклаган чакта салкын тир бәреп чыкты. Кан басымым түбән төшүен сизәм. Бәдрәфкә барып җитә алмадым, егылдым. Илсурның мине уңлы-суллы яңаклавыннан аңыма килдем. Нәрсә булганын аңламыйм. 

Мине һушка китерү процессында ясалма сулыш алдыру да, йөрәккә массаж да, йөземә су сибү дә ярдәм итмәгән. Бары тик яңагыма суккалагач кына айныганмын. 

Хәзер кызык. Ләкин иремә һәм шаһитләргә бер дә кызык булмагандыр.

Хәзер барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер.

Төркия авиалинияләренә аерым рәхмәт. Балаларны да уятмаганнар, беренче ярдәм дә күрсәткәннәр һәм Илсурның мине аңга китерү ысулына шаккатканнар», – дип яза Гөлназ.

«Организмың нык талчыккан икән. Яхшылап ял ит, көч тупла инде», «Ходай саклаган үзеңне», – дип комментарийлар язганнар Гөлназга виртуаль дуслары. «Абау, штрашно икән синең белән. Ярый әле узган», – дигән алып баручы Айгөл Хәйруллина. 

«Илсур ничә еллар өчен үч алган икән. Шаяртам. Яхшы яллар», – дигән укучысына Гөлназ: «Мине һушка китерү өчен, бу – аның соңгы шансы булган», – дип җавап биргән. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100