Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләләре белән Актанышта бәрәңге утырткан. Иҗади гаиләнең балалары Асылбикә белән Минтимер дә эшкә ярый башлаган, рәхәтләнеп, бәрәңге утыртырга ярдәм иткән.
Алар, күмәкләшеп, бәрәңгене җырларындагыча «биш минут»та утыртсалар да, Гөлназ кояшта «пешеп» өлгергән. 2 майда һава температурасы 30 градустан арткан иде шул.
«Менә, җәмәгать! 2 май! Гомердә булмаганны! Первый готов? Второй готов?» – дип сөйли Гөлназ видеода балаларының бәрәңге утыртканын күрсәтеп.