news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова алып барган туй өзелә язган: «Әнисе баскычтан егылды»

news_top
Гөлназ Шәрипҗанова алып барган туй өзелә язган: «Әнисе баскычтан егылды»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова социаль челтәрләрдә бер туйда булган вакыйга турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кәләшнең әнисе нәкъ язылышу тантанасы алдыннан бик каты аягын авырттырган, туй өзелү ихтималы да булган.

«Язылышу тантанасы алдыннан кәләшнең әнисе баскычтан егылып, аягын сындырды. Барлык кунаклар әни кеше янында бөтерелә. Мин шул арада салкын канлылык белән дөрес карар кабул итәм. Әнине кешене җитәкләп алып барып урындыкка утыртам. «Сез ничек булса да түзеп утырырга тиешсез», – дим. Чөнки кунаклар арасында әнисен күрмәсә, кәләшнең нинди халәттә калачагын бик яхшы аңлыйм. Әни кеше дә минем белән килешә. Бәйрәмдә сабыр гына утырды.

Беренче бүлектән соң аны хастаханәгә алып киттеләр. Әмма 1 сәгатьтән ул кире безнең янга әйләнеп кайтты. Аягы сынмаган, сеңерләре генә тартылган булып чыкты. Шуннан соң туй гөрләп дәвам итте», – дип сөйләде бу хакта җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар