Гөлназ Шәрипҗанова ачуын китергән машина йөртүчеләргә урта бармагын күрсәтеп җавап биргән
Гөлназ Шәрипҗанова юлда үзенең ачуын китергән машина йөртүчеләргә урта бармагын күрсәтеп җавап кайтарган.
«Мине руль артында утырган килеш менә болай (бармагын чигәсендә борып күрсәтә) күрсәтергә иренмәгән ир-атлар шаккатыра! Беләсезме, ә мин аларга менә болай итеп күрсәтәм (урта бармагын күрсәтә). Чөнки мин бу районда яшим һәм беләм – әгәр син башкаларга комачау итмисең икән, берьяклы юлдан йөрергә ярый!
Мин бит әкрен генә, бордюрга сыенып кына үттем, беркемгә дә комачау итмәдем. 4 машина үтте һәм дүртесе дә миңа шулай күрсәтте. Ә миңа әнә теге юлга чыгу өчен бөтен ишегалдын урап узарга кирәк. Шуңа да мин кистереп чыгам.
Кыскасы, алар миңа болай, ә мин аларга менә болай», – дигән җырчы.