Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Элек мин мондый түгел идем»

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында танылып килүче димме, әллә инде танылган димме, дуэт. Алар сәхнәгә чыккач, шундый көчле энергия килә, Гөлназдан – тагы да. Биемәгән җиреңнән селкенә башлыйсың, билләһи.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: «Элек мин мондый түгел идем»
Җырчының социаль челтәреннән

«Үз балаларым өчен тау кебек» 

Каян килә сиңа шуның кадәр күп энергия? Сәхнәгә чыгасың, бик күп хәрәкәтләнәсең, биисең.

Син менә минем ул халәтемне энергия дип табасың, кемдер кылану дип кабул итә. Үзеннән-үзе шулай ул, кылану түгел.

Өйдә дә шундыймы син?

Юк шул, өйдә, киресенчә: юрган астына качып, тәүлек буена аннан чыкмаска мөмкинмен. Әмма, әгәр дә син үзең тормыйсың икән, синең өчен берәү дә бернәрсә дә эшләмәячәк. Өйдә мин энергия, көч туплыйм да концертта шушы «байлыгымны» тамашачыга юнәлтәм. Кайчак тамашачы үзе дә миңа энергиясен кызганмый. 

Арыйсыңмы концерттан соң?

Әйе, тик элек мин мондый түгел идем. Соңгы 3-4 елда эшлисе килмәү теләге дә барлыкка килә. Бу – яшь баруы белән бәйле микән?! Бөтен кеше дә 33тә сикергәләр иде… Аннан соң, 2 балам бар, алар да минем энергиямне ала, игътибар таләп итә. Аларны киендерергә, ашатырга кирәк – ә бу акча. Акча булсын өчен, эшләргә кирәк. Эшләгәндә, аларны берәрсенә калдырырга кирәк. Тормышның һәр аспекты үзара бәйле.

Ничек уйлыйсың, син яхшырак җырлыйсыңмы, әллә инде алып барасыңмы?

Элек мин алып баручы буларак эшләдем. Җырны ташлаган идем. Илсур белән кавышкач гына дуэт җырлый башладык без. Дуэт җырлаганда җырчы барлык вокаль яктан булган мөмкинлекләрен күрсәтеп бетерә алмый. Үсә баргач, хәзер үзебезнең «сольный» программабызны әзерләдек. Һәм программада мин шәхсән үзем генә бер җыр башкарачакмын. Шушы җырда булдыра алганча барлык сәләтемне күрсәтергә тырышачакмын. Синең соравыңа әйләнеп кайтсак, ике өлкәне дә бертигез яхшы итеп алып барам, дип уйлыйм. 

Алып баручы булып эшләү җиңелрәкме?

Ул өлкә акча сорамый, диярлек. Матур күлмәк аласың да банкетларда эшләп кайтасың. Аннан соң, хәзер бит инде дуэт буларак эшлибез, шуңа күрә ротацияләргә түләргә дә җиңелрәк. Кайбер «сольный» проектлар юкка чыга бит. Нигә? Чөнки популярлыкны арттырып тору бюджет таләп итә. 

Хәния Фәрхи белән дуэтыгыз бар. Урыны оҗмах түрендә булсын. Ничәнче ел иде ул?

2006 ел.

Шушы чыгыштан соң үзеңне җырчы буларак үстерү теләге барлыкка килмәдеме?

Безнең ул чыгышыбыз бик уңышлы булмады бит. Хәния апа белән безнең тавышлар бик туры килми иде, шуңа күрә миңа, аның тавышына ияреп, яраклашырга кирәк иде. Мине кастингта Фәрит Таишев күреп алган иде. «Барс»ка ул вакытта биетә торган бер номер кирәк. Әле мин ул елларны әрсез түгел идем. Көттем шалтыратырлар дип, көттем. Юк-юк-юк, аннан соң үзем шалтыраттым. Мине бии дә, җырлый да белүем өчен сайладылар, тик ул дискотека форматындагы җырлар 20-22 яшь чамасы булганда бик килешә дә соң, әмма аннары шушы проектның сиңа акча китермәве бик ихтимал. 

Син нинди әни?

О-о-о-й, усал. Балаларым холыклары буенча бик үзсүзле. Аларга кирәк әйберне мин үзем дә алырга тырышам. Әмма мин аларны артык иркәләп үстермим. Мәсәлән, кызыма билгеле бер курчак ошаса, мөмкинлек булмаса, аңлатам. Фатир алдык, шуңа күрә акча җыйдык. 

Балалар эшегезгә ничек карый?

Асылбикәнең: «Әни, бәлки, бүген бармассыз?» – дип әйткәне бар. «Кызым, ремонт ясарга кирәк, акча кирәк», – дип аңлатам, һәм кызым мине аңлый. Улым да аңларга тырыша. Менә фатирга күчтек, алар бит кухня җиһазларының, диван, караватларның булмавын белми дә. Шунысы бар: мин үз балаларым өчен тау кебек. Миңа карата әйтелгән берәр кыеграк сүз булса, «йотып» җибәрергә, ишетмәмешкә салышырга мөмкинмен. Ә балаларга кагылсалар, гаделсезлеккә түзмәячәкмен.

Аларны үпкәләткәннәре бармы?

Берсендә балалар бакчасында Асылбикәне биюдән алып куйганнар. Ул бәйрәмгә без бара алмадык, чөнки эшли идек. Яңа ел бәйрәме алды иде ул. Бу хакта белгәч, мөдир янына да кердем, музыкаль җитәкчеләре янына да кердем. «Кагыйдәләр шундый», – диләр. Нинди кагыйдә ул? Кайда «7 бала бии алмый, бары тик 6 бала гына биергә тиеш» дип язылган?! Асылбикәне утыртып куйганнар да, балакай елап утырган инде.

Үзара дусмы балаларың?

Алар бер-берсез яши алмыйлар, шул ук вакытта бер-берсен күрә дә алмыйлар. Минтимер апасы бар икәнен белә. Асылбикәгә: «Ул бит синең энекәшең», – дип әйтәбез. Аңа күбрәк эләгә инде. 

Яшь аермалары күпме?

2,7 яшь. Ничек шулай бер-бер артлы таба алдым микән, дип уйлыйм кайчак. Кеше фатир мәсьәләсен хәл итә башта. Менә хәзер үз фатирыбыз бар. Ник иртәрәк фатирлы булмадык икән, дибез. Курку хисе булды микән?! 

Тагын бер бәләкәч алып кайтыр идеңме?

Табар идем, бәлки. Әмма мин өйдә утыручы кеше түгел. Әле хәтерлим: Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләдем дә 6 гыйнварда әни булдым. 2 атнадан соң кабат эшкә чыктым. Гардеробта няня утырды аны карап, тәнәфестә имезергә килә идем. Тик...  Әлегә күңел тыныч түгел, бераз дөньялар җайлансын әле, карарбыз. Насыйп итсә, табармын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100