Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованы алдауда гаепләгәннәр

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрованы алдауда гаепләгәннәр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдә бер хейтерын «кара исемлек»кә кертергә мәҗбүр булган.

«Мин бүген бер кызны «кара исемлек»кә керттем. Чынлап әйтәм, мин беркайчан да кешеләрне «кара исемлек»кә кертми идем. Сафсата язалар икән – язсыннар. Нәрсәнедер күрәм икән – укыйм. Админым нәрсәдер күрсә, җавап бирә.

Ә монда ул кыз туктый алмыйча язды. Һәр сторизыма негатив яза. Ярар, миңа барыбер. Әмма мине чыгырымнан чыгарган әйбер ул – шул кызның «ялганлама» дип язуы. Нәрсә булса булсын, мин беркайчан да ялганламыйм, әлхәмдүлилләһ.

Шуңа күрә без ул кызга: «Урманга бар!» – дип яздык һәм «кара исемлек»кә керттек.

Дөрес бит, име, әби әйтмешли, башымны ашап утырмасын әле. Бәхетле булсын», – дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100