«Нинди генә вакыт булмасын, менә сезгә лайфхак: урманда чаңгыда шуу шулкадәр күп көч, энергия бирә, хәтта ки балкый башлыйсың. Зәмһәрир суыктан алсуланган битләр 5 елга яшәртә, име? Әни белән урманда чаңгыда йөрибез. Кайф, ант!» – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова.
«Ай, бигрәк матур төшкәнсез», «Комсомолка-спортсменкалар, күз тимәсен!», «Сез апа белән сеңел кебек, әниегез сездән яшьрәк күренә бит», – дип язганнар. Гөлназ Сәфәрова исә соңгы комментарийга: «Упс», – дип кенә җавап кайтарган.
