Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәровага әбисе: «Матур киенә белмисең»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәровага әбисе: «Матур киенә белмисең»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яраткан әбисе белән төшкән фото куйган. Хәер, аның әбисе күптән инде язылучыларының да яраткан әбисенә әверелде.

«Әби янына кайтып килдем: тәмле итеп ашатты-эчертте, йоклатты, акыл өйрәтте, мактады-сүкте. Догалар белән озатып калды», – дип язган Гөлназ.

«Бер матур киенә белмисең инде. Биле буылып тора торган курткалар, пәлтәләр юкмыни ул, ә шапкаң немец солдатларыныкы кебек», – дигән әбисе Гөлназга.

Гөлназның әбисе белән бик күпләр килешкән:

«Әби перфекционист кына түгел, ә стилист та. Шапкага төгәл диагноз куйган»;

«Әби дөрес әйткән»;

«Әбиең дөрес әйткән инде бер караганда»;

«Дөрес инде, бәхәсләшергә урын юк».

«Әби – шундый әби», «Аның каравы, әби матур киенгән», «Сөбханаллаһ», «Ак яулыклы әбиләребез», – дип, әбигә матур комментарийлар юллаганнар.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100