Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәровадан «кияү пәрәмәче» рецепты

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәровадан «кияү пәрәмәче» рецепты
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге битендә «кияү пәрәмәче»нең рецепты белән уртаклашкан.

«Ни өчен кияү пәрәмәче? Бу – мин уйлап тапкан рецепт түгел. Әбиләр бу ризыкны бик яраткан кияүләренә пешереп ашаткан. Кияү пәрәмәче бик сирәк пешерелә торган затлык ризык булып саналган», – дип язган алып баручы мондый пәрәмәчне беренче күрүчеләргә җавап итеп.

Камыр өчен 2 йомырка, 1 стакан тулыр-тулмас җылы су, 1 аш кашыгы сыек май, 1 бал кашыгы тулыр-тулмас тоз, чама белән он.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге битеннән

Камырны йомшак итеп басарга. Вак җәймәләр ясарга һәм эчлек салганчы ук кырыйларын бөгеп «кәрзин» ясарга кирәк. Аннары аларны туңдыргычта яки урамда катырырга кирәк.

Шул арада эчлек ясарга була. Табага бераз үсемлек мае, фарш, суган, тоз, борыч салырга һәм пешерергә. Шулпа өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булачак.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге битеннән

Табада май кыздырырга, ләкин май пәрәмәч күмелерлек булырга тиеш түгел. «Кәрзин»нәрнең башта эчке ягын, аннан тышкы ягын кыздырырга. Тышкы ягын кыздырганда әзер эчлекне салырга.

Әзер пәрәмәчләрнең артык мае саркысын өчен салфеткага куярга була.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100