Даими кичке чараларда эшләүче, бер генә бәйрәм көнендә дә өйдә тормаучы артистлар, алып баручыларның ярдәмчеләре булмыйча калмый. Иң популяр алып баручыларның берсе булган Гөлназ Сәфәрова да үзенең иң төп ярдәмчесен, уң кулын күрсәтте. Ул – аның әнисе.
«Ул булмаса… Мин бернәрсә эшли алмас идем… Иртән иртүк безгә килеп җитә, ашарга пешерә, өйне тәртиптә тота, Айданны укыта. Мине җыеп җибәрә.
Мин мәктәпкә укырга кергәндә, әни Фәннәр академиясеннән мәктәпкә китте. Минем янда булыр өчен (карьерасын корбан итте).
Айдан тугач, тулысынча булышырга дип, эштән китте. «Китмә», – дидем. «Китәм, Айдан 100 процент каралган булырга тиеш», – диде дә китте», – дип сөйләгән Гөлназ Сәфәрова сторисларында.