news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова улы турында: «Кызу канлы псих. Нәкъ минем кебек, нәкъ мин теләгәнчә»

news_top
Гөлназ Сәфәрова улы турында: «Кызу канлы псих. Нәкъ минем кебек, нәкъ мин теләгәнчә»
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Айданга 12 яшь тулуы турында хәбәр итә.

«2011 елның 21 августында әни булдым. Мин гомерем буе аның белән яшәгән кебек, ул миңа дус та, иптәш тә, кайвакытта әти дә кебек.

Акыллы, тәртип яратучы-педант, үзсүзле, максатчан, туры сүзле, бер урында утырып тора алмый торган, кызу канлы псих. Нәкъ минем кебек, нәкъ мин теләгәнчә.

Әтиең белән бездән сиңа бары бер теләк: Ходайның яраткан улы бул, Айдан», – дип улы турында яратып язган алып баручы.

«Туган көненә эт сорады, ел буе сорады. Валлаһи, озак көрәштем. Аллаһка тапшырып, алырга булдык», – дип, бүләк турында да әйткән ул.

Гөлназны виртуаль дуслары әни булган көне, ә Айданны туган көне белән котлаганнар һәм матур теләкләр юллаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар