Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова тормышындагы иң истәлекле көн турында сөйләгән

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова тормышындагы иң истәлекле көн турында сөйләгән
Салават Камалетдинов

Алып баручы Гөлназ Сәфәрованың улы Айданга 11 яшь тулган. Гөлназ Телеграм каналында әни булган көнен искә ала. 

«Айданга 11 яшь тулды!

Тормышымда иң истә калган ел, көн, вакыйга дигән сорауга җавап: 2011 елның 21 августы. 
17.00 сәгатьтә мин әни булдым.

Бала тугач, тормыш 100% үзгәрә, диләр иде, ничек үзгәрсен инде ул, дип уйлый идем.
Үзгәрә икән шул, баланы табып, кулга алгач, үзеңдә аңлатып бирә алмаслык көч сизәсең! 
Дөньядагы бөтен тауларны күчерә алырлык көч икән ул.

Әйтәсе килгән сүзләремне Айданның үзенә генә җиткердем, ул шулай ярата. Ә монда фотоларын куям, бу альбом бәхетле фотолар белән тулылана барсын иде, Раббым», – дип язып калдырган Гөлназ Сәфәрова. 

Гөлназның Телеграм каналын укып баручылар Айданның сау-сәламәт, инсафлы, әти-әнисенә игелекле бала булып үсүен теләп, матур теләкләрен юллаганнар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Бу чуаш кызы тэки матур киенергэ ойрэнэ алмады
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100