news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәровага Салават концертының нәрсәсе «не зашёл»?

news_top
Гөлназ Сәфәровага Салават концертының нәрсәсе «не зашёл»?

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова әнисе һәм сеңлесе белән Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертына барган. Сценарийлар авторы буларак ул концертның сценариена бәя биргән. «Безнең традиция: ел саен без – өч кыз: әни, сеңлем һәм мин – Салават концертына барабыз. Салават абыйның концертын инде барыгыз да карап бетергәндер. Быел билетлар ничектер тиз алынып беткәнгә, без өстәмә концертка алдык», – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

«Яңа җырлар бик әз булды бу сезонда.Үзем сценарист буларак, мин гел концертларның сценарийларына бик игътибар итәм. Концертның сценарие «не зашел» миңа. Ә Салават – Салават инде. Браво, маэстро! 14нче көн рәттән тере тавышка җырлый Салават абый. Концерт 80% таныш җырлардан торды», – дип язган ул.

«Концертта иң охшаган җыр шушы булды, елатты», – дип язган ул Салаватның «Әти җитми бу җанга» җыры турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар