Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрованың «Бизнес-ифтар»дагы образы бик тә үзенчәлекле иде. Гөлназ фото-видеолар белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашты. Ләкин Гөлназның күпсанлы язылучылары арасында хейтерлары да җитәрлек икәнлеген онытмыйк. Бу контент аларга алып баручыны һәм бу мәҗлесне төрле яклап тикшерергә һәм тәнкыйть сүзләрен җиткерергә сәбәп булган.
«Хәзерге йолдызлар ифтардан «показ мод» ясап бетерделәр. Күлмәк күрсәтергә генә йөриләр»;
«Мин дә шундый фикердә. Мода күрсәтергә килгәннәр»;
«Күрсәтерлек күлмәк кисәләр ярый. Монысы бөтенләй шүрәле кебек»;
«Гафу итегез, Гөлназ. Стильле, тик урынсыз»;
«Барысы да соңгы модель телефоннары һәм образлары белән мактанырга килгәннәр...» – дип язалар бу пост янында.
Гөлназ исә, үз чиратында, гайбәт сатучыларга сторислары аша җавап кайтарган.
«Әй, кешеләр, ник соң сезнең кайберләрегез шундый тар күңелле? Күпме көч түгеп, чын күңелләреннән зур ифтар ясап, күпме кешене бергә туплаган кызларны яклап язам.
Сез фотога карап, «әстәгъфируллаһ» дип утырганда, алар күпме савап эшли, мөселман эшмәкәрләрен бергә җыеп, белем, тәҗрибә алыша. Хәйриячелеккә акча бүлеп бирә, күпме ураза тоткан кешегә авыз ачтыра. Әлһәмдүлилләһ дип әйтергә кирәк.
Ифтарларның модага керүенә, ураза тотучылар елдан ел арта баруына, шушы ифтарларда тыңланган вәгазьләрнең иманны ныгытуына шатланырга гына кирәк бит. Нишлисез соң сез, уяныгыз!» – дип яза ул.
