Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге сәхифәсендә мунча керергә яратуы турында еш яза. Бу юлы да ул махсус комплекска барып ял иткән. Фотоларда күренгәнчә, танылган алып баручы, блогер тун, киез итек, бүрекләрен киеп утыра, төрле үләннәр һәм цитруслар салынган мичкәгә дә кергән.
«Мин – «мунча җене» кагылган кеше:
- мәрхүмә ерак әбигә (мишәр әбием) охшаганмын, кайнар мунча кирәк миңа;
- мунчага төнлә керергә яратам, үзем генә. Юк, курыкмыйм;
-3-4 сәгать керәм. Юк, арымыйм һәм туймыйм;
- чабыну – минем өчен бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык рәхәтлек;
- мунча мәтрүшкә, әрем, нарат, сазанак, ала миләүшә, ромашка үләннәре белән шәп;
- бал белән скраб, үләнле чәй, чабынып чыкканнан соң сап-салкын суга сикерү дә булса – иң югары кайф!» – дип хисләнгән Гөлназ Сәфәрова.
Блогер кебек «мунча җене» кагылучылар да хәбәр салган.
«Син Себергә киттеңме әллә мунчага», – дип шаярткан Зәйнәб Фәрхетдинова.
«Гөлназ, исәнмесез. Сезгә бу мунчага кергән өчен акча түлиләрме? Сезне мунчага кертү ничә сум тора?» – дип язган Гөлназга актив комментарийлар язучы Алмаз Гыйльметдинов.