Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Мин эшләгән акчамны иремә алып кайтып бирәм»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Мин эшләгән акчамны иремә алып кайтып бирәм»
Фото: "Татар-информ" архивыннан

«ТМТВ» телеканалының социаль челтәрдәге «10 сорау» тапшыруында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова «гаилә кем акчаны күбрәк эшли» дигән сорауга җавап бирде.

– Минем өлкәдә хезмәт хакы тотрыклы түгел. Бер айда фәлән мең сум алсам, икенче айда бу проектым, тегесе юк – бик аз булырга мөмкин. Ә иремнең хезмәт хакы – тотрыклы. Декабрьдә чаралар күп, акчаны мин күп эшләгән булырга мөмкин, әмма икенче айныкын белеп булмый. Еллык керемне санарга кирәк. Мисал өчен, мин акчаны эшлим дә ирем Ленарга алып кайтып бирәм. Безнең финанс-расчетлар Ленар кулында. Шуңа кем күбрәк акча эшләгәнен иремнән сорарга кирәк.

Димәк, сезнең бюджет уртак? Ләкин берәр нәрсә аласың килсә, берәр җиргә барасың килсә, Ленардан рөхсәт сорыйсыңмы яки сорамыйча гына аласыңмы?

– Безнең бюджет уртак. Әгәр ул ниндидер кечкенә чыгымлы әйбер икән: каядыр барып кайту, сапоги яки сумка алу – мин сорамыйм. Әгәр зур чыгымнар – ялга барып кайту, кыйммәтле тун алу яки машинаны алмаштыру булса, без, әлбәттә, элек әти-әниләр киңәшләшкән кебек, утырабыз да хәл итәбез. «Ленар, бу айда мин Айдан белән чит илгә ялга барып кайта аламмы, безнең мөмкинлек бармы?» – дип сорыйм. «Гөлназ, бу айда барып йөрмә әле, бу акчаны монда тыгарга кирәк, моны алу яхшырак булыр», – ди икән. Мин финанс яктан акыллы ир-атларга ышанам. Аларның башы яхшырак эшли, аналитик фикер йөртә, «салкын караш» белән эш итә. Ә миңа рәхәтлек кирәк, мин – шопоголик. Хәзер аңлый башладым инде. Мине кибеткә җибәрмәгез, дип әйтәм. Кием бит ул чүп, шул чүпкә кызыгасың.

Акчаны кызганмаска кирәк. Акча эшләгән кешегә һәм кызганмаган кешегә килә. Мохтаҗ кешегәгә ярдәм итәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа әйләндереп кайтара. Бу – эшли торган схема.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Бер балан гына бар, бер кыз алып кайт але, сонга калмыйча гына
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100