news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова мәхәббәт тарихын сөйли: «Ул миңа хыянәт итте... Бик авыр булды»

news_top

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова күңелсез тәмамланган беренче мәхәббәт тарихы белән бүлешкән.

«Күпләр хыянәт турындагы тарихны сөйләвемне сорады. Бу хәл бик күптән булды. Миңа 18 яшь иде, башымны югалтып гашыйк булдым. Искиткеч хисләр! Башымдагы барлык уйлар бары тик бер кеше турында гына булды. Эйфория. Аның аркасында, барлык эшләремне ташлап, әйдаман булып лагерьга китеп бардым. Һәм… ул кеше миңа хыянәт итте. Бик авыр булды. Ләкин бу вакыйга минем характерымны чыныктырды. Безнең белән булган барлык вакыйгалар да безгә файдага.

Иң кызыгы – барысы да моның белән генә тәмамланмады. Әлеге хәлдән соң без аның белән тагын 3 ел очраштык. Аннары кабат бөтенләйгә аерылыштык.

Әлеге тарих күңелемә тими. Үткән – беткән. Мин элеккеләр белән яшәмим, сезгә дә киңәш итмим. Шулай фикерләгәндә генә киләчәккә юллар ачыла», – дигән Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар