Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Иртәгә никах дигән көнне «кияүгә чыкмыйм» дигән карарга килдем»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Иртәгә никах дигән көнне «кияүгә чыкмыйм» дигән карарга килдем»
Фото: Видеодан скриншот

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова, кунак итеп, Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованы чакырган. Ул аннан ире белән танышу тарихы һәм мөнәсәбәтләре турында сорады.

– Ирең Ленар Мухин заманында синең телефон номерыңны бер шешә коньякка сатып алган...

Әйе. Хәзер 15-16 ел бергә. Мин даталар белән иренең тәңкәсенә тия торган хатын түгел. Ленар аны хәтерләми, мин дә хәтерләмим. Без икебез дә романтик түгел. Безгә нәрсәдер ошамый икән, без аны бер-беребезгә әйтәбез. Яраклашу вакытында бигрәк тә конфликтлар булды. Мин – үземчә эшләргә, Ленар үзенчә эшләргә тырышты. Кем бу эшне эшли дип, рольләрне озак бүлдек, хәзер бүлешеп бетердек. Хәзер кемнең нәрсәгәдер хирыс икәнлеген белеп бетердек. Ленар миңа туганым кебек, мин дә аңа туганы кебектер дип уйлыйм мин. Синең кешең булуы кирәк. Ул яратудан гына да тормый. Әлбәттә, ярату, хөрмәт булырга тиеш.

Аның үз кешең булуын күңелең белән тоярга кирәк. Без 1 ел очрашып йөрдек. Миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, «чыгам» дидем дә... Никах алдыннан мин ашыктым кебек тоелды. Мин аның бу ягын, теге ягын белмим. Кияүгә чыкмыйм, дигән карарга килдем. Еларга тотындым. Аннары тынычландым инде. Аны алдан белеп булмый, безнең тормышта «аерылышабыз, башка болай яши алмыйм» дигән уйлар да булды. Әмма андый авыр вакытлар уза торган булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100