Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова ире белән төшкән фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова ире белән төшкән фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдә ире һәм улы белән төшкән фотоларын күрсәтте. Аның бу посты игътибарга лаек, чөнки алып баручы шәхси тормышы белән бүлешергә, якын кешеләренең фотоларын күрсәтергә гомумән дә яратмый.

Улына 13 яшь тулган көнне Гөлназ, бу кагыйдәләрдән читләшеп, искәрмә ясаган. Бүген аның сәхифәсен тормыш иптәше Ленар Мухин һәм улы Айдан белән төшкән фотолары бизи.

Фото: © социаль челтәрдән

«Туган көнең белән, улым. Син үзссүзле һәм бик принципиаль. Тиз кызып китүчән һәм бик яхшы күңелле. Бик көчле юмор хисле һәм көдрә чәчле.

Нинди генә булсаң да, бәхетле бул! Үз-үзеңә тугры бул, елмай һәм игелекле булып үс», – дип, улына матур сүзләр дә яза Гөлназ.

Шулай ук Гөлназ Сәфәрова иренең һәм үзенең балачактагы фотоларын урнаштырып, Айданның кемгә күбрәк охшавын да сораган.

Күпчелек «Айдан – әтисенең копиясе» дигән фикердә. Әнисенең дә, әтисенең дә чалымнары бар», – дигәннәре дә очрый. Барлык язылучылары да Айданның бәхетле булып үсеп, хыялларының тормышка ашуын теләгән.

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100