Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова чисталык яратуын келәм һәм тарак мисалында сөйләде

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова чисталык яратуын келәм һәм тарак мисалында сөйләде
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Гөлназ Сәфәрова ял итүен, шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә җавап бирмәячәге турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Ул көнен йортын җыештыруга багышлаган. «Идән келәмнәрен шулай урамга элеп кагучылар бармы әле? Мин атна саен шулай эшлим. Тузансуырткыч белән дә чистара, дигәнне аңлыйм. Ә мин кечкенә вакыттагы кебек шулай яратам. Без 3 катта фатирда яши идек, тузан суырткыч бар иде. Әтинең келәмнәрне урамга алып чыгасы килми иде, «тузан суырткыч белән дә чистара» дип әйтә иде. Әмма әни тәки алып чыктырта иде. Әти, аңа без иярә идек, ял көннәрендә гел урамда келәм кагып йөри идек, 30 градус салкында да. Менә чисталык буенча мин кемгә охшаган... Әнигә!» – дип язган танылган алып баручы.

Аннары ул таракларын ничек чистартуы белән дә уртаклашты. «Тараклар гел чиста булырга тиеш. Сабын салынган кап-кайнар суга салып җебетәсез дә теш щеткасы белән ышкып юасыз. Мин урамда киптерәм. Өр-яңа булалар. Пычрак тараклар чәчкә зарарлы», – дип 5 тарагын күрсәтте Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100