Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Бүген күңелгә бик авыр көн булды»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Бүген күңелгә бик авыр көн булды»
архив

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Кеше приюты»нда мохтаҗлар янында булган, аларга кайнар ризык бүлеп торган.

«Бүген авыр көн булды. Күңелгә авыр. Катлаулы хәлдә калган кешеләрнең моңсу күзләренә карау – бик авыр.

Кайсысы – бик олы һәм авыру, көчкә генә йөри, акчалары җитми, инвалидлар да бар. Начар ишетәләр, начар күрәләр, араларында йортсыз калганнар да бар. Адәм балалары...

Ашарга бүлгәндә, тормышлары турында сораштырырга тырыштым, кайсы яклардан, кем белән ничек яшәүләрен дә сөйләүчеләр булды, кайберләре дәшмичә, уңайсызланып, карашларын аска төшерә. Һәркайсы «рәхмәт-рәхмәт» дип кабатлый.

Авыр хәлдә калган мохтаҗларга һәркем ярдәм кулы суза ала. Алыгыз тәмле ризыклар….

Казан шәһәре, Борхан Шахиди урамы, 26 с1 адресы буенча сәгать көндезге 10да мохтаҗларны бушлай ашата башлыйлар. Шулай ук киемнәр дә кабул итәләр», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Рәхмәт, Гөлназ! Бу сүзләр уйландыра. Барыбыз да изгелек эшләргә омтылсак иде»; «Гөлназ, бар яктан да килгән инде син. Күпме изгелек эшлисең», – дип сокланган аның виртуаль дуслары.

Шулай ук бу приютка киемнәр китерергә дә теләк белдергәннәр.

«Ә без рәхәткә чыдаша алмыйбыз», – дип тә язган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100